Пәхлэвэ
Татар халык ашы булмаса да бик яратып пешерэлэр бугенге кондэ элеге чэй яны ризыгын. Сезгэ дэ тэкъдим итэбез, дуслар😊☝
Камыр өчен кирәк була:
-200 гр ак май(слив.масло)
-200 мл кибет каймагы( сметана)
-3 йомырка сарысы
-0,5 чәй калагы сода
-1 чеметем тоз
-350-400 гр он.
Каймак белән соданы бергә болгатып куябыз. Икенче савытта май белән онны уабыз,валчык хасил булганчы. Шуңа кушабыз 2 йомырканың сарысын, һәм содалы сметананы кушып йомшак камыр басабыз. Оны аз кебек тоелса онны өстәргә була. Камыр кулга ябышырга тиеш түгел,артык каты да булмасын. Камырны 1-2 сәгатькә суыткычка куябыз. Камыр ял иткән арада эчлеген ясыйбыз.
Эчлек өчен:
- 200гр- шикәр комы
- 300гр- әстерхан чикләвеге(гр.орех)
- 50гр- ак май( слив.масло).
Чикләвекне бераз гына духовкада кыздырып алдым.Кыздырылмаган чикләвек белән дә пешерергә була,))).Чикләвекне блендр ярдәмендә вакларга,мин блендр белән мәшәкатьләнеп тормадым,вак итеп турап(туралганы миңа күбрәк ошый),шикәр комы белән бергә бутыйбыз.
Әзер камырны 4 яки 5 кисәккә бүләбез.Мин үзем 4 кисәккә бүлдем.2 кисәге камырның зуррак булсын(алары аскы һәм өске өлешләре була).Камырның 1 нче һәм соңгы каты бераз калын булсын, ә калган 2 катын юка итеп җәябез. Майны эретәбез.Камырны табага җәеп беренче катын май белән майлыйбыз һәм шикәр комы белән буталган чикләвекнең бераз өлешен тигез итеп җәябез, 2 кат камырны майлап,тагын чикләвекнең бераз өлешен салабыз, 3 кат камырны да юка итеп җәеп,майлап калган чикләвекне салып бетерәбез дә калган камырны бераз гына калынрак җәеп каплап аскы камыр белән читләрен бөреп чыгыбыз.Камырны ромбиклап кисәбез.(Бөтен килеш үк кисеп бетермәскә өске өлешен генә).Йомырканың сарысы белән майлыйбыз да, өстен чикләвек белән бизибез. Җылынган духовкага тыгабыз .200 гр. 40-50 минут пешерәбез.
Сироп өчен:
- 2 аш кашыгы бал
- 50 гр ак май(слив.май)
Май белән балны бергә эретәбез. Пәхләвә пешәргә 15 минут калгач духовкадан алып, кабат кисеп чыгабыз аскы катка төшеп җитмичә.Сиропны агызып яки кашык белән агызып чыгабыз кисемнәр рәте белән.Кабат духовкага тыгабыз 15 минутка.
Бик катлаулы кебек тоелса да укыган вакытта бернинди авырлыгы да юк. Җиңел һәм тиз эшләнә.
Пешереп карагыз әле дусларым.))
Чәйләрегез тәмле булсын!!!
Рецепт авторы Айзилэ Рэхмэтуллина🌹