ЯШЕЛЧӘ ОРЛЫКЛАРЫН
узем хәзерләмичә, тулысынча сатып алам. Элек - электән сорт чыгаручыларга ышану билгесеме, шулай ук узеңдә хәзерләгәне бер елга булса да картая төшкәнен, ничек кенә сакланаң да авырулар булу мөмкинлеген уйлаумы? Аннан соң , хәзерге сортлар кубесе гибридлар да ( F 1) бит. Димәк беренче елында гына югары уңыш биругә сәләтле.
Бугенге видеода бу елга чәчеләсе орлыклар. Хәзергә алар морозильникта. Барысы да диярлек узган ел өлгергәннәр. Яңа уңыш диик.
Сортларның да кубесе алдагы елларда безне уз иткәннәре.
Аларны элекке язмаларым буенча таныйсыз инде.
Булачак уңыш язмышында сортлар зур роль уйный. Иң мөһиме дисәк тә була.
Хәер ,агрономия мичкәсе бик куп клепкалардан тора.
Кузәтуләрем буенча , җәй коры ,ә май ахыры- июнь айлары кызу да булыр сымак.
Ни булса да, бакча игуче һәр җайсызлыкка алдан көйләнеп керергә тиеш.
Бу ел , узганына караганда да
мөһимрәк, җаваплырак булачак. Һәр карыш җирне уйлап, гаиләгә максимум файда китеругә юнәлтергә кирәк булачак. Ә менә шәһәрдә яшәп тә , авыл белән араны өзгән кешеләргә дә уйланырга, яңадан узләрен, балаларын җиргә бәйләугә өндәр идем.
Алда безне җиңел көннәр, тубән бәядәге азык көтми.
Февральнең беренче җылы көнендә ук, нәурәпне ачтык.
Ялтырап торган бәрәңге, ап- ак кәбестә кучәннәре, кишер, чөгендер, алма һәм башкаларының бер өлеше,
кабаттан апа складларына кучте. Кабаттан ,зур гаиләбез,җәй ахырындагы сымак , чын продуктлар, тере витаминнар
куллануын дәвам итәчәк. Шуның янына узең устергән чеби, урдәкләрең , инде какланып өлгерә торган казларын да өстәсәк, ни өчен җәй буе хезмәт куюыңны аңлыйсың. Өйдә пешкән икмәк,
уз тавыгың салган йомыркалардан камырын басып, кулдан кискән , сарыланып , купереп пешкән өй токмачы...
Билгеле болар бик куп хезмәт нәтиҗәсе.
Ходай исәнлек биреп, кабаттан шул муллыкны булдыра алу, зур бәхет ул...
Яшисе килеп яшик, дусларым!!!