Ураза тоту — таң беленгәннән  (кояш чыгарга ике сәгать чамасы вакыттан) алып, кояш баеганчыга кадәр ашау-эчү, җенси якынлык кылудан тыелып тору. Ураза Бөек Аллаһы ризалыгы өчен генә тотыла, ябыгу, дәвалану  максатыннан тоту дөрес булмас, ягъни күңелдә Аллаһы ризалыгы өчен тоту  максаты (нияте) булырга тиеш. Шулай ук айның башында 3 кон, яки ахырында өч көн генә тоту да дөрес түгел, уразаны Рамадан ае тәмамланганчы, бер ай буена тотарга кирәк. Сәхәр ашау һәм авыз ачу (ифтар) вакыты Иртәнге ашны ашауны — сәхәр ашау диләр, ә кичке аш — ифтар (авыз ачу) дип атала. Намаз вакытлары таблицасында, сэхэр вакыты — сәхәр тәмам дип күрсәтелә, ә кояш бату авыз ачу вакыты Ахшам (Магриб) намазы вакытына туры килә, бу вакытта «авыз ачабыз» (ифтар кылабыз). Ураза тоту тәртибе Сәхәр ашауны кояш чыгарга ике сәгать кала яки иртәнге намаз вакыты керүгә ярты сәгать калганда тәмамларга кирәк. Ризык калдыклары калдырмыйча авызны чайкарга һәм ният кылырга. Ураза тотканда укыла торган ният: Гарәпчәсе болайрак (Рамазан ае уразасы өчен): “Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә. Татарча да ниятлэргэ мөмкин: “Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, Рамазан ае уразасын тотарга ният кылдым. Сәхәр ашарга тора алмасагыз да, Рамазан аенда ураза тотарга алдан ук күңелдән ниятләгән булсагыз, яисә кичтән үк ниятләп ятсагыз — уразагыз дөрес була. Ләкин инде кояш чыкканнан соң гына, бүген әле бер нәрсә дә капмадым, Ураза тотыйм әле дип тотсагыз — дөрес булмый, чөнки кеше алдан ук ният кылырга (планлаштырырга) тиеш. Кич белән кояш баегач та хөрмә яки су белән ифтар кылына «авыз ачыла» һәм түбәндәге дога укыла. Ураза тотканда «авыз ачканда» укыла торган догалар “Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү”. “Әй Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка”.

Теги других блогов: ифтар ураза тоту сәхәр ашау