УСЕМЛЕКЛӘРНЕ
тәрбияләу, ашлау, авыру- бөҗәкләрдән саклау - бакча уңышын тотрыклы итудә зур урын тота. Бигрәктә препаратлар белән эшләу аерым әһәмияттә. Минем арсеналда аларның саны бик аз.
Ашламалардан -нитрофоска.
Азот, фосфор, калий (NPK) - усемлек дөньясының нигезе.
Әйтик кеше тормышы өчен шулпада ит, бәрәңге, кулыңда ипи бар икән, кеше яши. Ә менә борычны, яисә лавр яфрагын , хаттә тоз да уз кирәгеңчә. Минем бакчадагы юылган кара туфракка ,көзге сукалау астына ,100 кв м ( сотка) га - 6 кг, ә язгы сөругә 4 кг га кадәр ашлама тулысынча җитә. Ә инде өстәмә тукландыру- усемлекнең хәленә карап.
Микроашламалар- бор, марганец, янтарная кислота, йод - су сипкәндә , аз куләмдә генә кулланам. Тик алар һәрвакыт аптечкамда тора.
Тамыр системасын эшләтугә, ашламаларның усемлеккә утуен яхшыртуга гумат калия сибәм.
Саклау чараларыннан бәрәңге утыртканда престиж препараты белән эшкәртуем мәҗбури алым. Аның белән туфрактагы корткыч, авырулардан сакланып була. Иң мөһиме- бәрәңгегә июль урталарына кадәр жук килми. Ә аннан соң килсә дә курыкмыйм.
Чөнки сабакның зур массасы бераз кими икән, миңа эшләргә ( җыеп алырга) җиңеләя, ә бәрәңге бу вакытка җитәрлек уңышын хәзерләгән була.
Бәрәңге куагы 4-6 сабак белән формалаша. Аннан соң ян ботаклар да куп усеп чыккан була. Бу бигрәк тә Ажур сортында кузәтелә.
Башка химикатлардан , төрле авыруларга каршы язгы эшкәрту өчен медный купорос,
ә җәйге эшкәртуләргә ХОМ препараты һәрдаим аптөчкада.
Тля һәм башка бөҗәкләргә каршы корадо, актара тибындагы бер - ике препарат запас тотам.
Бик куп саклану чараларында перекись водорода иң яраткан препарат. Аны 37 , яисә аннан да кубрәк процентлысын канистралар белән алып куям.
3 , кайбер урыннарда куллану өчен 6 % ка кадәр эретеп , хәзерлим.
Бездә кулланылышта нашатырный спирт юк. Просто мин аның аммиак формасынна
шикләнеп карыйм. Бигрәк тә өлгереп бара торган чорда.
Организмга кирәкмәгән нитрат,
ә аннан соң нитритның ни икәнен кубегез беләсез. Аны кулланмау-минем решение.
Шулай ук төрле улән, кычыткан , банан кабыгы куллану, чупрә катнашмалары белән эшләу - минем эш тугел.
Чупрә кешенең дусты була алмаган өчен, усемлек аша да кертәсем килми. Кайберәуләр минем фаразларга каршы килә икән, усемлектә сок клетка эчендә генә тугел, ә кубесе клетка араларында бит. Мисал өчен- каен согы алабыз. Ул бит туфрактан алынган су нигезендә безгә кайта.
Бугенге видеода - җиләк, сарымсак, кура җиләгенә тамырдан керту өчен катнашма ясау. Бакча зур булганлыктан катнашма тонналы савытта хәзерләнә. Шулай ук насослар аша, тамчылап( капельный полив) сиптеругә китә.
Аларның бер чиләккә кучереп ясау нормаларын булеп карарга тырышырмын. Алар методик рекомендацияләр нигезендә алына. Ә интернет
" белгечләренең" киңәшләренә саграк карауны сорар идем.
Усемлеккә кутәрелеп киту өчен иң беренче азот кирәк. Минем катнашмада да- 1,5 кило нитрофоска эретелгән. P , K запаста торса да N кутәреп җибәрәчәк.
Сорауларга шунда ук җавап алмасагыз , ачуланмагыз. Җыеп , башка язмаларда бирергә тырышам.